"Туган телем- иркә гөлем" интеллектуаль уен
Быел- республикабызда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителде. Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Аларның һәркайсы бик тә кадерле, бик тә якын. Һәркемнең туган теле, аның әнисе кебек аеруча сөекле, шуңа да мәңге аерылгысыз, изге төшенчә. Адәм баласының иң изге, иң мөкатдәс хисләренең берсе – туган телгә гаме, хөрмәте булу. Тел – халыкларның тәҗрибәләрен үз эчендә саклый торган бер хәзинә. Бүген- 26 май көнне уздырылган “Туган телем- иркә гөлем” дип исемләнгән интеллектуаль уен туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү, татар халык иҗаты, шагыйрьләребезнең, язучыларның әсәрләре белән танышу максатыннан уздырылды. Уенда 9 бала катнашып төрле темаларны үз эченә алган сорауларга җаваплар бирделәр. Гөлҗимеш сүзен табып җиңүче Шамилов Альмир булды. Уенда катнашкан балалар барысы да истәлекле бүләкләргә ия булдылар.