Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Җиңү көне җиңел бирелмәде" митинг

8 май көнне авылыбызда Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан  митинг булып узды. Анда авылыбызның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Халыкны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х., социаль яклау бүлегеннән Хузин М.М.котладылар. Митинг барышында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, мәдәният хезмәткәрләре,укучы балалар чыгыш ясады. Һәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң истәлек фотосына төшеп, бу көннәр шулай бәйрәм рухында гына узсын, сугыш елларының авырлыгы башка кабатланмасын дигән теләк белән катнашучылар өйләренә таралышты.