"Космос серләре" библиотөн
24 апрель көнне Явлаштау авыл китапханәсе “Библионочь – 2021” акциясенә кушылды. Катнашучылар белән “Космос серләре” исемле уен- викторина барышында 1961 елның 12 апрелендә дөнья тарихында, кешеләрдән беренче булып галәмгә очкан, Ю. Гагаринның Байконур космодромыннан "Көнчыгыш 1" корабында очуы һәм 108 минут очканан соң, , Саратов өлкәсендә уңышлы утыруы турында сөйләнде. Космонавтларның туклануы, космоска очкан этләр бурындагы һ.б. сорауарга җаваплар бирелде.”Космос серләре” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Теләгән катнашучылар космик корабльдә фотога төштеләр.