Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Язлар алып килде Тукайны" әдәби- музыкаль кичә

 Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы улларының берсе Габдулла Тукай еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара, татар галәмендә халыкка хезмәт итү ягыннан тиңдәше булмаган маяк булып балкый.135 еллыгын билгеләп үтүче бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан һәм республикабызда игълан ителгән туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 26 апрель көнне “Язлар алып килде Тукайны” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Мәдәният йортының фойесында шагыйрьнең шигырьләре буенча  җанлы эллюстрацияләр эшләнде .  “Канәфер”фольклор коллективы балаларны Г. Тукайның “Пар ат” ,”Туган авыл” җырларын җырлап каршы алды. Китап күргәзмәсе янында үзенең китаплары янында шигырь язып утыручы “Тукай үзе” балаларда зур кызыксыну уятты. Бу чарага барлык балалар да шигырьләр ятлап килделәр һәм бүләкләр алдылар. Кичә чын мәгънәсендә олы бәйрәм рухы алды һәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.