"Йолдызлы сәгать"
Бүген,20апрель көнне Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре "Йолдызлы сәгать"интеллектуаль уены уздырдылар.Уен 6 турдан торды.Республикабызда игълан ителгән туган тел һәм милләтләр бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган бу уенда бирелгән дөрес җавапларга йолдызлар биреп барылды.Йолдызларны санап нәтиҗә чыгарылды һәм бүләкләр бирелде.