Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Һәр кошның үз моңы" күргәзмә- кичә

15 апрель көнне Явлаштау авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Һәр кошның үз моңы" дип исемләнгән күргәзмә кичә уздырды.Кичә барышында балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү,безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү ,канатлы дусларыбызга сак караш тәрбияләү максатыннан җылы яктан кайтучы кошлар турында сөйләнде.Балаларның кошлар турындагы фикерләре тыңланды.Сорауларга җаваплар бирелде.Һәр бала үзе яраткан кошның рәсемен ясады.Уткәрелгән чара барышында тыңланган кош сайраулары балаларның кәефен күтәрде,кошларга карата кызыксыну уятты.