Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Гомеремнең гүзәл мизгеле"

Мәдәният хезмәткәрләре көне  ул һәркөнне  кешегә шатлык, куаныч, яхшы кәеф бүләк итүчеләр көне буларак бөтен халык бәйрәме дияргә мөмкин. Шул уңайдан 25 март көнне Явлаштау авыл китапханәсендә, мәдәният йортында эшләп киткән кешеләрне чакырып”Гомеремнең гүзәл мизгеле” дип исемләнгән матур очрашу уздырылды. Кичәгә килгән һәркеше үзенең эшләгән матур елларын искә төшерде, конкурсларда катнашты, сорауларга бергәләшеп җаваплар эзләделәр. Чәй табыны артында эшләгән чордагы кызыклы хәлләр искә төшерелде. Очрашу катнашучыларда матур хатирәләр белән истә калырлык итеп оештырылды.