Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"онытылмый тирән яралар"

Бүген,15март көнне Явлаштау авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Онытылмый тирән яралар"дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.Чара барышында сугыш елларында авылыбызда  авыр хезмәт башкарган хатын-кызлар турында сөйләнде.Аларның батырлыкка тиң булган, Җиңүне якынайту өчен эшләгән эшләре турында укылды.Үзенең әнисе,колхозда 80 кешедән торган  беренче бригаданың  бригадиры булып эшләгән Марданова Фатиха апа турында Галимзянова Рәмзия апа күз яшләре аша сөйләде. Чараны уздырганда тыл ветераннары турында тупланган  “Сугыш чоры балалары” дигән папка кулланылды.