Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Туган телем- иркә гөлем" әдәби музыкаль кичә

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оештырыла. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелек кеше ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз шул уңайдан  бүген,19 февраль көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Туган телем -иркә гөлем"дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә уздырылды.Кичә барышында Р.Вәлиев,Ф.Мөслимова,Р.Зәкуан,Ф.Җамалетдинова һәм башка шагыйрьләрнен шигырьләре укылды.Татар халык иҗатына тукталып мәкальләр,әйтемнәр әйтелде,татар халык җырлары башкарылды. Кичәдә катнашучылар үзләрен борчыган  татар теленең киләчәгенә кагылышлы темага фикер алышулар да оештырдылар. Кичә  "Туган тел"җыры белән тәмамланды.