Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Ни хәлең бар солдат әнисе?" акция

Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар.Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый. Авылыбызның 5 гаиләсенә  Әфганстанда барган сугышның  ачысын татырга туры килә. Инде күп еллар узса да солдат әниләре бу авыр чор турында күз яшьләрсез сөйли алмыйлар. 14 февраль Әфганчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Сабирҗанов Әмирҗанның әнисе Әминә апаның, тормыш иптәше Тәслимәнең, Галимзянов Илфирнең әнисе Халисә апаларның өйләрендә булып хәтер сандыгында булган хәтирәләр  барланды.