Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Табигать өчен барыбыз да җаваплы" экологик сәгать

 2 февраль көнне Явлаштау авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә"Табигатьне саклыйк бергәләп" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр. Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү, кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру максатыннан уздырылган чара барышында безнең якларда кышлаучы кошлар турында сөйләнде, кызыклы мәгълүматлар бирелде. М. Рәфыйковның "Урманчы малае",Ф. Ибрагимованың "Табигать бизәкләре",Р. Шәехованың "Чыпчык килгән кунакка"  китаплары ярдәмгә килде. Соңыннан җимлек ясап, кошларга ашарга куелды.