Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Туган якта кыш" экскурсия

Бүген 9 январь көнне бәскә төренгән агачларны, табигатьнең аклыгын, һаваның сафлыгын үз эченә алган кышкы көндә балалар белән кышкы авылыбыз буйлап экскурсиядә булдык.Экскурсиянең максаты шушы матурлыкны балаларга да күрсәтү, туган якка булган мәхәббәтне тагын да ныгыту,  иде. Авылыбызны төн яктан искән салкын җилләрдән ышыклап торучы “Ар тавы” , “Алмагач тавы” турында мәгълүматлар җиткерелде. Калын боз астыннан челтерәп агучы Мишә елгасы турында кызыклы фактлар тыңланды. Кышкы табигатьтә укылган Ф.Сафин, Р. Шәриповларның шигырьләре кышкы матурлыкны бәяләргә ярдәм итте, чана шуганда алган тэсирләр озакка җитте.