Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Гаилә шәҗәрәсе" тарихи сәгать

 Үткәннәрне тирәнтен аңлау өчен нәсел - ыру тарихын белү зур әһәмияткә ия. Шәҗәрә сүзенең төп мәгънәсе  нәсел- ыру дигән сүз. Шәҗәрәләр аркылы күп кенә тарихны  белергә: үзеңнең килеп чыгышыңны, нәселеңне ачыкларга, кан- кардәшләреңне табарга мөмкин. Шул максаттан Явлаштау авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 23 декабрь көнне "Гаилә шәҗәрәсе" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. М. Әхмәтҗәновның "Татар шәҗәрәләре" китабы белән таныштырылды. Г. Тукайның әтисе ягыннан шәҗәрәсе турында фикер алышынды. Авылның иң зур Шәймәрдән нәселе турында Акберов Гәлиәхмәт абый сөйләде. Шул нәселнең олы хөрмәткә лаек Марданов Давыт абый турында истәлекләр яңартылды.