Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Син яшәсәң тарих яшәр, яшә, "Саба таңнары"

2020 ел тарихи даталарга гаять бай ел булды. ТАССРга 100 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Саба районы оешуга 90 ел тулу белән беррәттән “Саба таңнары” газетасының чыга башлавына да 90 ел булды.Газетабыз 90 ел дәвамында районыбызда булган вакыйгаларны үзенең укучыларына, район халкына җиткереп барды. Китапханәдә “Саба таңнары”ның үз укучысы бар, һәр килгән санны көтеп алып китапханәдә укып китүчеләр һәм өйләренә алып укучылар да бар. Газета турында бары тик уңай фикерләр генә ишетәсең. “Саба таңнары”турында тагын да күбрәк мәгълүмат туплау, аның тарихы белән таныштыру максатыннан 14 декабрь көнне китапханәдә  “Син яшәсәң тарих яшәр, яшә “Саба таңнары” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Катнашучылар арасында яраткан газетасын даими 56 ел буе алдырып  укучы  Хузина Вәсилә апа (газета укучыларга ул  “Кисмәгез каеннарымны”, “Ярты борчак кыйссасы”, “Уфалла арбасы” һ.б. мәкаләләре аша таныш)  үзенең чыгышында газетаның  һәр мәкаләсен калдырмый укып баруын, бөтен яңалыкларны шуннан белүен ассызыклап үтте. Мусина Сәридә апа  , 26 ел буе почтальон булып эшләгән Ваисова Ризидә, Файзрахманова Нуркыя апаларның да газета турында булган матур фикерләрен ишеттек. Т. Нәҗмиевның мәзәкләре белән үрелеп барган чара катнашучылар күңеленә хуш килде.