"Табигать өчен барыбыз да җаваплы" китап күргәзмәсе
26 октябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә”Табигать өчен барыбыз да җаваплы “ дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә кошлар, җәнлекләр, үсемлекләр, балыклар, җир- су хайваннары турында мәгълүматлар урын алды. Аларны саклау, яклау турында И. Нәбиуллина, Р. Корбан, Р. Шәеховаларның шигырь һәм әкиятләре кулланылды.”Коллекция идей» журналыннан рәсемнәр буяп күңелне ял иттердек, табышмаклар әйтешеп белемне тирәнәйттек.