Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Бәхетле мин туган җиремдә" очрашу

Бүген, 30 сентябрь көнне , Явлаштау авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Бәхетле мин туган җиремдә"дип исемләнгән очрашу уздырдылар.Балалар белән очрашуда Явлаштауда туып үскән,шунда гомер иткән,40 ел сыер савучы булып эшләгән Халикова Равилә апа булды. Ул балаларга үзенең балачагын, яшьлеген,эшләгән чорларын,туган авылында яшәүнең иң олы бәхет булуын ассызыклап сөйләде.Олы яшьтә булуына карамастан Равилә апа йорт эшләрен дә үзе алып бара, китапханәнең иң актив китап укучыларыннан санала. Киң күңелле Равилә апа үзенең күчтәнәчләре белән балаларны да сыйлады.