Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Бер әйләник Тукай урамын" туристик маршрут

Бүген 23 сентябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсе,Явлаштау һәм Мишәбаш авыл мәдәният йортлары белән берлектә "Ямьле Саба"проекты кысаларында "Бер әйләник Тукай урамын"дип исемләнгән туристик маршрут оештырылды.Бәләкәй генә авылның бер урамы ни өчен олы шәхес Г.Тукай исемен йөртүе турында мәгълүмат бирелде.Г. Тукай әкиятләрендә калын урманнар, матур болыннар, мул сулы елгалар, тәмле сулы чишмәләр тәсфирланган. Мишәбаш авылы нәкъ Тукай тәсфирлаган матурлыкны үзенә туплаган . Анда калын урманнар да, иркен болыннар да,Шайшур, Кирәмәт, Пауырна, Көек, Чебешле кебек коры  елгалары,  мул сулы Мишә елгасы да, тәмле сулы Бәдик, Изгеләр, Камали чишмәләре дә нәкъ Тукайча. Бәләкәй генә авылда  бөек Тукаебызны хәтерләтеп торучы  урам булуы  олы дәрәҗә өсти авылга. Дөрестән дә Мишәбаш авылы уңган халкы , күренекле  кешеләре  белән  игътибарга лаек.

Авыл башында "Туган авыл"җыры белән дәвам итте сәяхәтебез.Һәр йортта яшәгән олы хөрмәткә лаек кешеләр,алдынгы терлекчеләр,орден мелальләр белән бүләкләнгән механизаторларны искә алып сөйләнде.Шәрәфиева Сәвия апа балаларга үзенең яшь ,бер телем ризыкка да мохтаҗ вакытлары,колхозда эшләгән чорлары турында сөйләде.Мингазов Мөдәриснен үз өйләренең чормасында эшләгән музеенда булып,андагы экспонатларның күплеген,һәркайсының тәртипләп урнаштырып куелуын,һәм күбесенен әле дә үз төсләрен саклап,кулланырга яраклы булуын куреп сокландык.Аерым игътибарга лаек булган экспонатлар күп анда.1930 елгы патефонга куелган пластинкадан җырлар тыңладык.1830елгы калакларны күреп шаккаттык. "Тюлпан"балалар бакчасы балалары өйрәнгән Г.Тукай шигырьләрен тыңладык.Урамдагы ике кибет хуҗасы спонсорлыгында әзерләнгән мул өстәлләр артында балалар тәмле чәй белән сыйландылар.Бу проектның тарихыбызны өйрәнүдә,күренекле кешеләр белән танышуда әһәмияте бик зур.