Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Явлаштау Сәрдә арасы- ерак түгел барасы" туристик

Бүген 15 сентябрь көнне "Ямьле Саба" проекты кысаларында Явлаштау ,Шекше авыл китапханәләре,Явлаштау авыл мәдәният йорты,Сәрдә авыл клубы белән берлектә "Явлаштау Сәрдә арасы-ерак түгел барасы"дип исемләнгән туристик маршрут оештырылды.Сәрдә авылы белән тыгыз элемтәдә яшәгән Явлаштау авыл халкы.Кыз бирешкән,малай өйләрдереп туганлашкан.Йөргән юллары да Сәрдә аркылы булган Явлаштаулыларның.Шуңа күрә Сәрдә авылының тарихы,андагы яңалыклар белән танышу максатыннан "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән Сәрдә авылына юл тоттык.Безне якты йөз,тәмле сүз белән клуб мөдире Ибатуллин Рузил,Шекше авылы китапханәчесе Ибатуллина Ландышлар каршылап,авылның тарихы ,бүгенгесе белән таныштырып бардылар.Чишмә буенда И.Гимаеваның һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре белән таныштык.Рәис Давлетшинның музеенда булдык.Кунакчыл хуҗалар безне кайнар коймак һәм самавыр чәе белән сыйладылар."Ак калфак"лылар рәхмәт йөзеннән үзләре чиккән кулъяулык һәм алъяпкыч бүләк иттеләр ,оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр ,эшләрендә уңышлар теләделәр.