Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Безнең уңышлар" "Күчтәнәч " тапшыруы.

Үзенең зур уңышлары белән җир өстенә мул көз килде. Бөтен бакчаларда уңышлар җыю, урнаштыру кебек күңелле мәшәкатьләр белән яши авыл халкы. Бу эштән балалар да читтә калмый, өлкәннәргә булышу алар өчен зур шатлык. Үзләренең нәни кулларына зур - зур чөгендерләр, кишерләр күтәргән балалар үзләрен  зур кешеләр кебек хис итә. Бәләкәйдән салынган хезмәт тәрбиясе балаларны тәртипле булып үсәргә, эш яратырга өнди. Шул максаттан   27 сентябрь көнне "Ромашка" балалар бакчасында "Көзге уңышлар" темасына "Күчтәнәч" тапшыруы күрсәтелде. Дәү әти Ринат абый Шамилов  балаларга бакчада үстерелүче яшелчәләр турында , әти- әниләргә булышу, ярдәм итү турында сөйләде. "Помидор ник кызарган?" дип исемләнгән әкият- тамаша күрсәтелде. Рафмс Корбан, Илдус Миңнуллин, Роберт Сәлахиев шигырьләре укылды. Үз чиратларында балалар шигырльләр сөйләделәр җырлар җырладылар.