Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Җиңү көне җиңел бирелмәде" тематик кичә

20 июнь көнне китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәпяны лагерына йөрүче балалар белән "Җиңү көне җиңел бирелмәде" дип исемләнгән тематик кичә уздырдылар. Кичә барышында балаларга сугыш китергән авырлыклар, авылыбыздан сугышка китүче кешеләр турында бик күп мәгълүматлар бирелде. Сугыш чоры баласы авылыбызның шигырьләр язучысы, бүгенге көндә арабыздан киткән Закирә апа Сәлманованың Җиңүгә багышлап язган шгырьләре һәм "Ә көткәннәр көттеләр" дигән хикәясе укылды. Сугышта безнең матур тормышыбыз өчен башларын салган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык.

20 июня работники культуры провели вместе с детьми пришкольного лагеря тематический вечер под названием "Җиңү көне җиңел бирелмәде". Рассказали о бедах, которые принесла война . Прочитали стихи и рассказы Закиры Сальмановой о войне. В конце мероприятия вспоминали погибших с минутом молчания.