Два Поля Арташская сельская библиотека - филиал № 8

"Сөлге чигү" буенча мастер класс

26 ноябрь көнне Гөлсинә апа Галимуллина Саба Ак калфакларын “ГАФЭЛЬ» гаилә компаниясенә кичке утырмага чакырды. Улы Алим һәм килене Эльвира якты күңелләре белән каршы алдылар. Утырмага крестик белән чигү үрнәге күрсәтергә чакырылган Мәрьям Шәйхуллованың картиналары күргәзмәсе белән таныштык. Гаҗәеп осталык белән ясалган кул эшләре барыбызда да соклану уятты. Безнең дә тиз генә крестик алым белән чигәргә өйрәнеп, затлы картинабызны стенага элеп куясы килү теләге белән кул эшебезгә тотындык. Мәрьям ханым крестик белән чигүнең хатын-кыз өчен күңел бизәге икәнен әйтеп, безне рухландырып торды. Утырманың икенче өлеше самавыр янында чәй эчү белән дәвам итте. Безнең кич утыруга килгән Гөлсем ханым Миңнеханова  Рәис Нургали улының  күчтәнәч торты белән сыйлады. Мәрьям ханымның  баллы урамасы да телне йотарлык булды. Утырманың йомгаклау өлешендә киләсе атнага яңа эш планнары белән уртаклаштык.