Два Поля Арташская сельская библиотека - филиал № 8

“Сезгә тиеш әле бик куп назлар”

Бүген 1 октябрь халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәмне 1992 елдан билгелэп үтәбез. Өлкәннәребез мондый игътибарга һәм ихтирамга тулысынча лаек кешеләр. Утны, суны кичкәннәр, ачлык, ялангачлыкны татыганнар , сугыштан соңгы авыр чорны үткәннәр. Шул уңайдан бүген Ике басу Арташ  мэдэният йортында китапханәче белән берлектә, “Күбәләк” балалар бакчасы катнашында “Сезгә тиеш әле бик куп назлар” дигән исем астында  бәйрәм кичәсе уздырдык. Балалар, бакчада эшләп лаеклы ялга чыккан Гәндәлиф апа, Нәкыя апаларын котлап чыгыш ясадылар. Мәтди ярдәм күрсәткән  эшмәкәрләребез ИП Гаянов И.Н.,кфх Гаянов Н.Х., ИП Залалиев Т.Ф., ООО СХП “Нырты”, мәдәният  бүлегенә өлкәннәребез исеменнән тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. 45 кеше катнашты.