Кзыл-Мешинская сельская библиотека - филиал № 27

Вечер-соревнование “ Яз. Мәхәббәт. Матурлык .”

7 март көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Яз. Мәхәббәт. Матурлык ” дигән бәйге-кичә үткәрелде. Бәйгедә Көек һәм Кызыл Мишә авылы киленнәре көч сынаштылар. “Әйдәгез, танышыйк!”, “Көтү куу”, “Алфавит”, “Җырны танып бел”, “Чемпион портреты”, “Тәлинкәдә нәрсә?”, “Аңла мине”, “Артистлар”, “Никах яулыгы” һәм “Капитаннар ярышы” турларында ике авылның да киленнәре сынатмадылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Музыкаль мизгелләрдә алар тамашачыга үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Киленнәрнең һәр чыгышы тамашачыларның көчле алкышлары астында барды. Соңыннан катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

7 марта в Кзыл Мешинском сельском доме культуры совместно с библиотекарем прошел вечер-соревнование “Яз. Мәхәббәт. Матурлык ”, посвященный к Международному Женскому дню. На праздничном мероприятии принимали участие невестки деревни Куюк и села Кзыл Меша. Они соревновались в десяти турах. Всем участникам дарили памятные подарки.