Кзыл-Мешинская сельская библиотека - филиал № 27

Вечер-соревнование “Егетләр – кыю бөркетләр”.

23 февраль көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Егетләр – кыю бөркетләр” дигән бәйге-кичә үткәрелде.  Бәйгедә  армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле егетләребездән торган “Дембеля” (Булат Аухадиев, Рәнис Мингазов, Нәфис Хабибуллин, Раниль Яхин) һәм  киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребезнең “Летчики” (Алмаз Латыйпов, Рәмис Ибатуллин, Әмирхан Фәхриев, Динарт Шәрәфиев) командалары көч сынашты. Егетләр һәр сынауны уңышлы үттеләр.  Бәйге-кичәне Альбина Хантимирова һәм Айдар Хантимиров (Вәзир) алып барды. Кичәгә Айзилә Ганиева, Сурия Гаттарова, Гөлназ Ганиева башкаруындагы дәртле җырлар ямь өстәде.

23 февраля в Кзыл Мешинском сельском доме культуры совместно с библиотекарем был проведен вечер-соревнование “Егетләр – кыю бөркетләр”, посвященный Дню Защитников Отечества. Соревновались две команды ребят “Дембеля” и “Летчики”. Каждое испытание они прошли успешно.