Кзыл-Мешинская сельская библиотека - филиал № 27

“Шәҗәрәм – гаиләм көзгесе ”-мәгълүмат сәгате

Җиде буын, буыннар бәйләнеше, шәҗәрә... Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия.Борынгы заманнардан ук татар халкында ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Мөселман булган кеше үзенең әти һәм әнисе ягыннан булган җиде буын бабалары рухына дога кылырга тиеш. Шуңа күрә дә ил агалары – аксакаллар үзләренең нәсел агачын төзегәннәр һәм шәҗәрәсен булдырганнар, киләчәк буынга ядкарь - истәлек калдырганнар. Шәҗәрә аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр.5 август көнне Кызыл Мишә авыл китапханәсендә “Шәҗәрәм – гаиләм көзгесе ” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.100 ел элек төзелеп , хәзерге көндә табылган  шәҗәрә белән танышырга Казаннан оныгы да кайткан иде.Әлеге шәҗәрә гарәп хәрефләре белән язылу сәбәпле аны башта тәрҗемә иттерергә туры килде.