Кзыл-Мешинская сельская библиотека - филиал № 27

"Авылым чишмәләре" экологик чара

"Саф сулы ямьле Саба" проекты буенча оештырылучы экологик марафонның чираттагы тукталышы 2 сентябрь көнне Кызыл Мишә авылында узды.Чара
"Төхфәт" һәм "Гаян" чишмәләре янында башланып китте.Авыл җирлеге башлыгы Хазиев А.Х.ның чыгышы һәм мөхтәрәм авылдашыбыз Нагимова Г.Х. кыскача шушы чишмәләрнең тарихы белән таныштырганнан соң "Нигамәтҗан " чишмәсенә кузгалдык.Анда мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы,яшьләр белән берлектә "Киленгә су юлы күрсәтү" йоласы күрсәтеп кителде.Чишмә буенда татар халкының "Биш парлы","Ачык авыз","Капкалы" уеннары уйналды.Авылдагы чишмәләр тарихына багышланган тематик күргәзмә тәкъдим ителде. "Шигырьләрдә минем йөрәгем "дип исемләнгән күргәзмә Кызыл Мишә авылында туып үскән үзешчән шагыйрьләр Нуриева Сәлимә һәм Мулланур Сафинның тормыш юлын яктырттып төзелгән иде.Бәйрәмгә шагыйрә Сәлимә апа Нуриева үзе дә килгән иде.Ул туган авылына һәм чишмәләргә багышлап яңа гына иҗат иткән шигырьләрен укыды. Хаҗ сәфәре кылып кайткан авылдашыбыз Халимов Марсель "Зәм-зәм " хакында таныштырып узды.Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Л.Р,Саба һәм Теләче районнары баш экологы Билалов Р.М чыгыш ясаганнан соң "Мишә " елгасының башланган җиреннән алынган су Тимершык авылына тапшырылды.Керәнне авылы клубы мөдире әлеге чараны музыкаль яктан тулыландырды.Чара яшь килен алып кайткан "ширбәт суы"белән чәй эчеп тәмамланды.Чарага җыелган авылдашларыбыз : "Чишмәне савыктыру—иң башлап күңелебезне савыктыру ул. Чөнки чишмә—су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе дә. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга, аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр. Чишмәләр исән калса, чал тарих исән булыр! "-дигән фикер белән таралышты.

Очередная остановка экологического марафона, организованного по проекту "Саф сулы ямьле Саба", состоялась 2 сентября в селе Кзыл-Меша. Мероприятие
началось у родников «Тухфат" и «Гаян". После выступления главы сельского поселения Хазиева А. Х. и краткого ознакомления с историей этих родников нашей уважаемой односельчанки Нагимовой Г. Х., отправились на родник "Нигаматжан". В нем совместно с работниками культуры, сельчанами, молодежью был проведен обряд «Показать невесте дорогу к роднику» ("Киленгә су юлы күрсәтү»). У родника играли в татарские народные игры "Пять пар", "Зевака", «Ворота». Представлена тематическая выставка, посвященная истории родников в селе. Выставка "Мое сердце в стихах" была посвящена жизни самодеятельных поэтов Нуриевой Салимы и Мулланура Сафина. На праздник приехала и сама поэтесса Салима Нуриева. Она читала стихи, посвященные родному селу и родникам. Наш односельчанин Марсель Халимов, приехавший в Хадж, рассказал нам о "Зам-Зам". После выступлений директора Централизованной библиотечной системы Билаловой Л. Р., главного эколога Сабинского и Тюлячинского районов Билалова Р. М., вода, взятая от истока реки "Мёша", была передана в Тимершиково. Заведующая Кереннинским сельским клубом дополнила мероприятие музыкальным сопровождением. Мероприятие завершилось чаепитием с "шербетовой водой", которую привезла молодая невеста.

Собравшиеся на мероприятии односельчане говорили о том, что оздоровление родника — это, прежде всего, оздоровление души. Ведь родник - это не только источник воды, но и зеркало души. «Родниковые воды несут духовное тепло будущим поколениям, их обновителям. Серебряные струи исцеляют больных, придают силы человеку труда, укрепляют дух нации. Да здравствуют родники, да здравствует подлинная история!» - с такими пожеланиями разошлись по домам.