Кзыл-Мешинская сельская библиотека - филиал № 27

Конкурс татарской национальной кухни “Ягез әле, әбиләр!”, посвященный празднованию 100-летия ТАССР

В сохранение, пропаганду и доведение до населения кулинарных секретов татарского народа большой вклад внес Юнус Ахметзянов. Он не только написал советы и приемы приготовления блюд, но и сам создавал множество разнообразных блюд. 5 марта в Кзыл Мешинском сельском доме культуры прошел конкурс татарской национальной кухни “Ягез әле, әбиләр!”, посвященный празднованию 100-летия ТАССР и подготовленный работниками СДК совместно с библиотекарем. Библиотекарь оформила книжную выставку «Татлыдан татлы – ни татлы». На конкурсе участвовали две команды «Бәлешләр» и «Коймаклар». Задания для участников были содержательными и познавательными, они решали кроссворды, составляли слова, отгадывали загадки. Результат всех конкурсов –  победила дружба! Участники конкурса были награждены памятными подарками. В конце подвели итог конкурса «Яраткан ризыгым» и с выпечками наших умелых хозяек организовали чаепитие.

Татар халкының гасырлардан килгән аш-су серләрен саклауда, пропагандалауда, халыкка җиткерүдә аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның өлеше бик зур. Ул киңәшләр һәм ашларны әзерләү ысулларын язып кына калмый, ә бәлки үзе үк бик күп төрле ашамлыклар иҗат итә. 5 март көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә әзерләгән "Ягез әле, әбиләр! дигән конкурс булып үтте. Конкурсның турлары татар халык ашларына нигезләнеп сайланган иде. Китапханәче «Татлыдан татлы – ни татлы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Конкурста «Бәлешләр» һәм «Коймаклар» дигән ике команда катнашты. Катнашучылар өчен биремнәр эчтәлекле һәм танып-белүле иде, алар кроссвордлар чиштеләр, сүзләр төзеделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Барлык конкурсларның нәтиҗәсе –  дуслык җиңде! Конкурста катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Соңыннан «Яраткан ризыгым» конкурсына йомгак ясадылар һәм оста хуҗабикәләр пешереп алып килгән ризыклар белән чәй эчтеләр.