Кзыл-Мешинская сельская библиотека - филиал № 27

Литературный музыкальный вечер «Туган телем, иркә гөлем».

 21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган әлеге бәйрәм елдан- ел үзенең камиллеген арттыра бара. Шул уңайдан  20 февраль  көнне  Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә  «Туган телем, иркә гөлем» дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә уздырдылар. Кичәгә “Акчәчәк ”    балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Башта балаларга туган телгә багышланып ясалган презентация күрсәтелеп кителде. Аннары китапханәче балаларны татар халкыбызның милли киемнәре, ризыклары, бәйрәмнәре ,әкиятләре белән таныштырды. Балалар бик теләп табышмакларга җаваплар таптылар. Үзләре дә туган телебездә  бик матур шигырьләр сөйләделәр ,биеделәр. Кичә татар халкыбызның гимнына әйләнгән бөек шагыйребез Габдулла Тукайның  “Туган тел” җырын күмәкләп башкару белән тәмамланды һәм балаларга баллы призлар өләшенде.Туган телебезне саклау һәм үстерү  безгә буыннан-буынга калган мирас. Бу мирасыбызны саклыйк һәм мәңгелек итик.

 

21 февраля-Международный день родного языка. Этот день с 2000 года стал отмечаться по решению ЮНЕСКО. Этот праздник, проводимый с целью сохранения и развития языков, с каждым годом становится все более совершенным. 20 февраля  работники Кзыл Мешинского сельского Дома культуры совместно с библиотекарем провели литературный музыкальный вечер «Туган телем, иркә гөлем». На вечер были приглашены воспитанники детского сада ”Акчачак". Сначала детям была показана презентация, посвященная родному языку. Затем библиотекарь познакомила детей с национальными костюмами, блюдами, праздниками ,сказками татарского народа. Дети с удовольствием отгадывали загадки. И сами читали стихи на родном языке, танцевали. Вечер завершился совместным исполнением песни великого поэта Габдуллы Тукая "Туган тел" и раздачей детям сладких призов.Сохранение и развитие родного языка - это наследие, которое осталось нам от поколения к поколению. Давайте сохраним это наследие и сделаем его вечным.