Кзыл-Мешинская сельская библиотека - филиал № 27

“Иң яраткан бәйрәмем – туган көн” практик дәрес.

 Туган көн олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә күңелле бәйрәм. Шуңа күрә ел да туган көнне алар түземсезлек белән көтеп алалар.
  23 июль көнне Кызыл – Мишә мәдәният йортында,китапханә белән берлектә,  “Иң яраткан бәйрәмем – туган көн” дигән исем астында практик дәрес үткәрелде.Балаларга иң элек кунакта үзеңне тоту кагыйдәләре турында  аңлатылды.Туган көн иясенә “Ак калач ” җыры башкарылды. Бәйрәмдә уйнала торган уеннар уйналды, табышмаклар- мәкальләр әйтелде. Балалар зур кызыксыну белән уеннарда, конкурсларда катнаштылар, барлык сорауларга да бик тиз һәм төгәл итеп җавап бирделәр.Соңыннан дискотека оештырылды. Балалар әлеге чарадан бик канәгать булып,үзләрен бәйрәмдә булган кебек хис итеп күтәренке рух белән таралыштылар.