Туктарская сельская библиотека - филиал № 23

“Әдәби манзара”

 2 апрель көнне Туктар авыл клубында китапханә белән берлектә “Әдәби манзара” дип исемләнгән әдәби кунакханә уздырылды.Әлеге кунакханә татар әдипләренең әдәби әсәрләренә багышланды, биредә  өч китап укучы  татар әдипләрен, аларның әдәби әсәрләрен искә төшерделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. Чарада Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р., китапханәчеләр, әйдәп баручы методистлар Шакирҗанова И.И., Шамилова А.Р. һәм Саба җәмигъ  мәчете имам хатыйбы, шагыйрь Илдар Яхин катнаштылар. Чара авылның китап укырга яратучылары катнашында бик җанлы һәм эчтәлекле узды. Укучылар яратып укый торган әсәрләр буенча фикер алышулар матур шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп алып барылды.  Авылның әдәбиятны чын күңеленнән яратучылары үзләренең матур фикерләрен,  матур теләкләрен бик җылы һәм матур итеп чарага килгән әдәбият сөюче авылдашларына җиткерделәр. Чара ахырында Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы  катнашучыларга үз фикерләрен, рәхмәт сүзләре әйтеп һәм истәлекле бүләкләр тапшырып тәмамлады.

 

 

2 апреля в Туктарском сельском клубе совместно с сельской библиотекой провели литературную гостиную “Әдәби манзара”. Целью данного мероприятия является привлечение населения к чтению книг.  В Мероприятии участвовали три участника. Прозвучали отрывки из литературного произведения участники отгадывали название и автора книг и обсуждали прочитанные произведения. Также в мероприятии приняли участие  директор централизованной библиотечной системы Билалова Л.Р., методисты Шакирзянова И.И., Шмилова А.Р. и поэт Ильдар Яхин. Мероприятие сопровождалось с музыкальными номерами и  стихами.  В конце Билалова Л.Р. участникам выразила свою благодарность участникам и выручила дипломы.