"Халкыбызның күркәм гадәтләре"
21 февраль көнне Туктар авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Халыкара Туган тел көне уңаеннан “Безнең башлангычлар. Фольклор укыйбыз” акциясендә катнаштык. Халкыбызның онытылып бара торган гореф-гадәтләре, йолалары, рухи хәзинәсе, тарихы белән таныштыру максатыннан “Халкыбызның күркәм гадәтләре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Милләтебезнең асылын чагылдырган әсәрләрне тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уятырга, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, хезмәткә ихтирамлы караш тәрбияләргә тырыштык. Өмәләр, аларның үткәрелү тәртипләре белән таныштырдык. “Ак калфак” клуб берләшмәсенә йөрүче хатын- кызларыбыз мәктәп укучыларына үзләренең яшь вакыттагы капка төбе уеннарын, кара каршы җырлана торган күмәк җырларын, такмакларын җырлап, аулак өй күренешен кәрсәттеләр.
21 февраля в Туктарской сельской библиотеке совместно с клубом в рамках акции «Наши истоки. Читаем фольклор» провели музыкально-литературный вечер под названием «Прекрасные обычаи нашего народа». Каждый народ богат своими традициями, обычаями, и нравами. И поэтому в наш быт проникает почти забытые обряды и праздники. С целью ознакомить учеников с татарскими народными обычаями и традициями, как важным блоком в сфере духовной культуры татарского народа вместе с членами клуба «Ак калфак» показывали ученикам инсценировку «Аулак өй” также свои народные забытые игры, как «Наза», «Капкалы» и другие и пели народные песни, татарские частушки.