Туктарская сельская библиотека - филиал № 23

«Поле Чудес»

«Ак калфак» клуб берләшмәсенә йөрүчеләр катнашында “Могҗизалар кыры” уены үткәрелде. Бу уен гаилә көненә багышланды. Әлбәттә инде сорауларны гаилә көне уңаеннан әзерләдек. Барысы бергә 3 тур, финал һәм супер уен тәкъдим ителде. Өлкән яшьтәге апаларыбыз бик теләп катнаштылар. Һәрберсе уенга ныклы әзерлек белән һәм күчтәнәчләр алып килгәннәр иде. Кичә җыр, музыка белән бергә үрелеп барды. Шулай ук уенда катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Вместе с челанми клуба «Ак калфак» провели “Поле Чудес”. Эта игра была посвящено ко дню «Семьи». Естественно вопросы были связанные со днем семьи. Игра состоялась из 3 туров, финала и супер игры. Все игроки пришли со своими гостинцами. Было очень весело и интересно. А также все игроки получили призы. Между турами были и музыкальные паузы.