«Рабит Батулла – күпкырлы шәхес».
Бүгенге көндә дә яшәп иҗат итүче язучы Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан әдәби сәгать үткәрелде. Рабит Батулла киң кырлы әдип, әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Ул юмор-сатира әсәрләре һәм театраль миниатюралар, күп кенә сәхнә әсәрләре, күләмле романнар иҗат иткән. Шулай ук татарның мәшһүр шәхесләре турында тарихи-әдәби документаль очерклар авторы буларак та танылган язучы. Рабит Батулла – төпле фикерле, туры сүзле кеше. Без укучылар белән аның тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтенрәк таныштык. Укучыларга библиотека фондында булган китаплары тәкъдим ителде. Бик кызыксынып карадылар һәм тыңладылар.
В Туктарской сельской библиотеке провели литературный час посвященный в честь 80 летия Рабиту Батулле. Он не только известный татарский писатель, но и драматург, публицист, общественный деятель, прямословный патриот татарского народа. Вместе с учениками познакомились с биографией, творчеством поближе. Они с интересом слушали. Им было предложены прочитать его книги.