Туктарская сельская библиотека - филиал № 23

"Дару үләннәре аяк астыбызда"

12 июль питрау көне булып билгеләп үтелә. Питрауда җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре барлык авырулардан файдалы. Шуңа күрә Туктар авыл китапханәчесе 11 июль көнне "Ак калфак" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән "Дару үләннәре аяк астыбызда" дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырды. Чара барышында болында үсә торган үләннәр һәм аларның файдалы яклары хакында таныштык. Үләннәрнең дәвалау үзлекләре турында сөйләштек. Чарада катнашучылар аларны ничек дөрес җыярга һәм сакларга, шулай ук төрле авыруларны дәвалау өчен ничек кулланырга дигән киңәшләре белән уртаклаштылар.  Соңыннан файдалы үләннәрдән чәй эчү оештырылды. Китапханәче чарага “дару үләннәре – сәламәтлек чыганагы” диа аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Күргәзмәдә “Урман аптекасы”, “Әбугалисина һәм халык медиөинасы” һ.б. төрле китаплар белән таныштырды.