Туктарская сельская библиотека - филиал № 23

«Целительная сила растений»/«Үсемлекләрнең файдалы көче»

29 июня  Туктарская сельская библиотека совместно с клубом провели экскурсию для членов клубного формирования «Ак калфак»  в мир лекарственных трав под названием «Целительная сила растений». Во время экскурсии познакомились с литературой о растениях, которые обладают лечебными свойствами. Участникам была оформлена книжная выставка: “Дару үләннәре – сәләмәтлек чыганагы”. Также  собирали лекарственные травы нашего родного края и рассказали о них. Присутствующие узнали не только о силе лекарственных растений, которые растут у нас, но и об истории их названий, о правилах их сбора и хранения. В конце мероприятия организовали чаепитие из лекарственных трав.

 

29 июнь  көнне Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Ак калфак” клубы әгъзалары өчен «Үсемлекләрнең файдалы көче» дип исемләнгән дару үләннәре дөньясына экскурсия уздырдылар. Экскурсия вакытында дәвалау үзлекләренә ия булган үсемлекләр турында әдәбият белән таныштылар. “Ак калфак”лыларга "Дару үләннәре – сәламәтлек чыганагы"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук бергәләп Туган ягыбызның дару үләннәрен җыйдык һәм алар турында сөйләдек. Катнашучылар бездә үсә торган дару үсемлекләренең көче турында гына түгел, аларның исемнәре тарихы, аларны җыю һәм саклау кагыйдәләре турында да мәгълүмат алдылар. Чара ахырында файдалы үләннәрдән чәй әзерләнде.