“Шигъри җанлы авылдашыбыз”
10 декабрь көнне Туктар авыл китапханәсендә клуб белән берлектә якташыбыз, авылдашыбыз шагыйрә Тәслимә Низамига багышланган “Шигъри җанлы авылдашыбыз” исемле әдәби кичә үткәрелде. Кичә барышында якташыбызның тормыш юлы т һәм иҗаты турында сөйләштек. Катнашучылар шагыйрәнең китаплары белән таныштылар һәм авылыбызга багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. Китапханәдә “Җанымнан моң агыла” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.