Туктарская сельская библиотека - филиал № 23

"Алма көне"/ "Яблочный денек"

20 октябрь көнне Туктар авыл китапханәчесе һәм клуб мөдире “Алма көне” дип исемләнгән  конкурс үткәрделәр. Чара барышында “Алма, алма түгәрәк”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. “Алмадан тәмлүшкәләр” конкурслары игълан ителгән иде. Алардан да күргәзмә ясап куелды. Чара барышында алманың файдалы үзенчәлекләре турында файдалы мәгълүматлар да бирелде. Соңыннан, катнашкан һәр кеше кып-кызыл алмалар һәм алмадан пешерелгән пироглар белән сыйланды.

20 октября библиотекарь и заведующая Туктарским сельским клубом провели конкурс "Яблочный денек". В ходе мероприятия была представлена книжная выставка " Алма, алма түгәрәк ". Были объявлены конкурсы “Сладости из яблок". И из них была сделана выставка. В ходе мероприятия была предоставлена полезная информация о полезных свойствах яблок. Затем каждый участник угощался красными яблоками и пирогами из яблок.