Туктарская сельская библиотека - филиал № 23

“Туган авылым буйлап”

11 августа Туктарская сельская библиотека совместно с клубом, в рамках проекта «Ямьле Саба» провели исторический час “Туган авылым буйлап” для членов клуба «Ак калфак». Вспоминали историю деревни Туктар. Первая остановка  “Бүре үзәне”.  Ранее отсюда нападало стадо Волков. По этой причине это место назвали волчьей Долиной. Вторая остановка “Каенкүпер елгасы”. Вдоль этой реки произрастает густая Березовая роща. В прежние годы жители, чтобы легче было приспособиться к полевой работе, вырубили здесь березы и построили через эту реку деревянный мост. Однако на сегодняшний день этот мост уже не существует, он разрушается во время сильных паводков и больше не восстанавливается. Потом наши участники вспомнили свои молодые годы и играли свои любимые игры в молодости: «Бармак уены”, и «Назалы». После  устроили чаепитие. Мероприятие было очень веселым. Сами участники, казалось, возвращались в свою молодость.

 

11 август көнне Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Ямьле Саба" проекты кысаларында "Ак калфак" клубы әгъзалары өчен "Туган авылым буйлап"дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. Туктар авылы тарихын искә төшерделәр. Беренче тукталыш "Бүре үзәне". Элек Монда бүреләр көтүе һөҗүм иткән. Шул сәбәпле бу урынны Бүре Үзәне дип атаганнар. Икенче тукталыш "Каенкүпер елгасы". Бу елга буенда куе Каенлык үсә. Элеккеге елларда халык кыр эшләренә җайлашу җиңелрәк булсын өчен, биредә каен кисеп, әлеге елга аша агач күпер салганнар. Әмма бүгенге көндә бу күпер юк инде, ул көчле ташкыннар вакытында җимерелә һәм бүтән торгызылмый. Аннары безнең катнашучылар яшьлек елларын искә төшерделәр һәм яшьлектә үзләренең яратып уйнаган уеннарын уйнадылар:" Бармак уены","Назалы". Соңыннан “Ак калфык”лылар белән чәй эчтек. Чара бик күңелле үтте. Катнашучылар яшьлек елларына әйләнеп кайткан кебек булдылар.