Туктарская сельская библиотека - филиал № 23

"Авылым уеннары"

Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары уйнаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. 4 июль көнне Туктар авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Авылым уеннары” дип исемләнгән кичә үткәрдек.  “Ак калфаклылар” үзләренең яшь вакытта яратып уйнаган: “Гөлбану”, “Биш парлы”, “Капкалы”, “Назалы” уеннарын такмаклар әйтешеп  уйнадылар. Чара бик күңелле узды. Катнашучылар үзләре дә яшьлек елларына әйләнеп каткан кебек булдылар.

 

Вечерние игры издавна считались одним из самых красивых и красивых обрядов татарского народа. В красивые летние вечера, когда солнце садится, набережная, лесные поля, пышные зеленые луга утопают в счастливых голосах молодежи. Вечерние игры, пение и танцы, игры и смех не прекращались ни на минуту. Там они играли в песни и танцы и пели песни. 4 июля мы провели вечеринку под названием «Деревенские игры» с членами клубного формирования  «Ак Калфак». Участники играли свои любимые игры в молодости: «Гулбану», «Пять пар», «Капка» и «Назалы». Мероприятие было очень веселым. Сами участники, казалось, возвращались в свою молодость.