Туктарская сельская библиотека - филиал № 23

"Уңыш бәйрәме"

Бар җиһан төрле төсле матурлыкка чумган, кояш та әле үзенең җылы нурларын кызганмыйча сипкән, бакчаларыбыздан мул итеп уңыш җыеп алынган һәм табигать ниндидер бер сихри тынлыкка чумган вакытта  27 сентябрь көнне Туктар авыл клубында китапханә белән берлектә уңыш  бәйрәме үтте. Авылдашлар үзләренең бакчаларыннан мул итеп уңыш алганнар. Кабактан ясал­­ган эшләнмәләр, композицияләр алып килгәннәр.. Пешерелгән тәм-томнарның иге-чиге юк, һәрберсеннән авыз итәргә, тәмен татып карадык. Әлеге күргәзмәләр белән танышкач, клуб мөдире барлык катнашучыларга да рәхмәтләрен җиткезде һәм бүләкләр тапшырды. Соңыннан барлык авылдашлар белән чәй табыны артында җыеп алынган уңышлардан әзерләнгән тәм-томнардан авыз иттек.