Туктарская сельская библиотека - филиал № 23

"Авылдашлар очрашуы"/ "Встреча односельчан"

6 июль көнне Туктар авылында авылдашлар өчен  Туктар авыл мәдәният хезмәткәрләре «Авыл көне» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелделәр. БәйрәмнеКилдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Нияз Наил улы ачып җибәрде һәм ерак җирләрдән кайткан кунакларны авылыбыздагы яңа төзелешләре белән таныштырды. Авылга тамырлары Туктар белән бәйләнгән, бүгенге көндә читтә яшәп, эш – гамәлләре белән туган якның горурлыгы булып яшәүче авылдашлар да җыелды. Авылдашларның күрешү, фикер алышуына корылган очрашу чын бәйрәм төсмере алды. Озак еллар күрешмәгән якташларны очраштырды бу көн. Күпләр яшьлекләренә кайтты, балачакның кабатланмас мизгелләрен исләренә төшерделәр. Авыл көне матур җырлар, төрле төрле уеннар, белән үрелеп барды.  Авылдашларыбызның күчтәнәчләреннән  бик зкур өстәл хәстәрләнде. Бәйрәм рухы алган бу очрашу күпләребезнең исендә калырдай булды.

6 июля в деревне Туктар работники культуры организовали встречу односельчан.  Праздник начался с выступления главы Кильдебякского сельского поселения Загидуллина Нияза Наилевича. Более 300 человек – уроженцев и жителей деревни Туктар в этот день впервые собрались вместе. Встреча  состоялась на знакомом и родном для всех их месте, где когда-то был праздник «Сабантуй». Земляки не скрывали эмоций, обнимались, пели , плясали и играли одновременно.  Был организован стол для гостей праздника. Земляки  общались,  делились  воспоминаниями,  долго  не  расходились. Все  присутствующие  решили,  что  праздник  должен  иметь  продолжение  в  последующие  годы.