Туктарская сельская библиотека - филиал № 23

“Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр дә кирәк” /«Все профессии хороши, все профессии нужны»

18 июнь көнне Туктар авыл китапханәчесе һәм клуб мөдире Килдебәк урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Кояшкай” лагерына йөрүче укучыларга “Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр дә кирәк” исемле мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштырды, аларга кызыксыну уятты. Укучылар белән  төрле һөнәрләрне чагыштырдык, файдалы якларын ачыкладык һәм үзара фикер алыштык, әңгәмә кордык. Шулай ук һөнәрләр турында шигырьләр  укыдык һәм табышмаклар әйттек. Укучылар бик теләп һәм актив катнаштылар, табышмакларга дөрес җаваплар таптылар.

 

18 июня библиотекарь и зав.клубом провели для учеников Кильдебякской средней школы информационный час на тему «Все профессии хороши, все профессии нужны». Во время мероприятия познакомили учащихся с огромным количеством профессий.  Библиотекарь рассказала участникам мероприятия  о многообразии профессий и их важности для людей. В ходе беседы ребята отгадывали загадки о профессиях. Дискуссия прошла очень интересно и продуктивно.