Корсабашская сельская библиотека - филиал № 14

«Исцеление водой — простые чудеса»

Курсабаш авыл китапханәсендә эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар клубына

йөрүчеләр белән “Изге гореф гадәтләр”дигән баш астында милли әхлак сәгате үткәрелде.

Әдәби әсәрләргә таянып әзерләнгән әдәби милли әхлак сәгате ике өлештән торды:

аларның берсе -татар халкында элек электән килгән инде онытылып баручы матур йолар

бар, шуларның берсе Таң суы алу. Китапханәче шушы матур, хәзерге көндә дә әһәмияткә

ия булган таң суы алу һәм аны куллану тәртипләре белән таныштырды. Судагы

могҗизаның берни белән дә чагыштырыла алмаганлыгын, күз тигән һәм гомумән авырган

кешеләрне таң суы алып коендыра торган гадәт турында, суның илаһи көче турында

сөйләде.

Ак калфак клубына йөрүче апалар таң суы турында шигырьләр укыдылар, чишмә

турында матур җырлар җырладылар.

Кешелеккә су ничек кирәк булса икмәксез яшәүне дә күз алдына китереп тә булмый.

Чарабызның икенче өлеше икмәккә багышланды. Элекккеге матур йолаларның берсе-

авылда уракка төшкәч беренче суктырылган ашлыктан икмәк пешереп авыз итү булган.

Беренче суктырылган ашлыкның икмәген авылдагы иң мөхтәрәм ак сакалы, йөрәк

турысына- күкрәген куеп кисеп сабыйларга авыз иттергән, икмәкне зурлап табын түренә

ап-ак чиста тастымал белән чыгарганнар. Менә шул матур йолаларны чагылдырган әдәби

әсәрләргә күзәтү ясап, әсәрләр чарада катнашучыларга тәкъдим ителде. Икмәк турында

шигырьләр, мәкальләр тыңланды, “Ак калфак”ка йөрүче ханымнар ипи пешерү серләре

белән дә уртаклаштылар.

Очередное заседание клуба «Ак калфак» прошло на тему «Исцеление водой — простые чудеса» Как волк является санитаром леса, так и вода является санитаром нашего организма. Вода — живительная сила человеческого организма  вот об этом рассказала библиотекарь присутствующим на мероприятии.