Корсабашская сельская библиотека - филиал № 14

«И газиз туган телем»

26 апрель көнне Курсабаш авыл китапханәсе һәм “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән «И газиз туган телем» дигән баш астында шигъри сәгать үткәрделәр. Балалар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен, мәсәлләрен тыңладылар, шулай ук кызыклы срауларга уеннар аша җаваплар бирделәр.