Корсабашская сельская библиотека - филиал № 14

30.08.2021

30 август Корсабаш авыл китапханәсендә, Татарстан көне уңаеннан "Туган ягым минем-Татарстан" дигән китап күргәзмәсенә күз салынды, мәгълүмәт сәгате уздырылды. Бу истәлекле вакыйга кысаларында без укучыларны Татарстаннның хәзерге тормышы һәм тарихи үткәне, төп символлары, тарихи-мәдәни һәм әдәби мирасы, туган ягыбызның матурлыгы, табигый байлыгы беплән таныштырдык. Укучылар белән Республикабы территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре буенча, герб һәм флаг төсләренең нәрсә аңлатканы турында фикер алыштык. Татарстан республикасы көне уңаеннан китапханәдә стенгазета чыгарылды.