Корсабашская сельская библиотека - филиал № 14

22.06.2021

22 нче июнь көнне “Сугыш кайтавазы мәңгелек!” дигән исем астында тыл ветераны Саляхиева Сафура Шәвәли кызы белән очрашу сәгате үткәрдек. Сафура апа гаиләсе безне бик җылы каршы алды. Сугыш турында ишетүгә күңеле тулып елап та җибәрде. Сафура апа 1928 елның 15 маенда, Башкортостанның Кырмыскалы районы Чишмә авылында туган. 3 яшендә ятим кала. Тормышлары катлаулы булганлыктан, 4 сыйный тәмамларга туры килә Сафура апага. Сугыш башлангач Алтай якларына тимер юл салучы комсомол отрядына кушылып эшкә китә. Тимер юллар сала-сала аларның бригадасы Татарстан җирләренә килеп җитә. Мөндеш дигән станциядаи палаткалар корып эшлиләр. Ашлык үстерәләр, җылы оекбашлар , мамык бияләйләр бәйләп сугышта катнашучыларга ярдәм итәләр. Ачлык, ялангачлыкны тирән кичерәләр. Сафура апаның йөрәге аша, бик күп кайгы-хәсрәтләр, бик авыр югалтулар, бала хәсрәте чәчләренә ап-ак бәс булып яткан. Картлык көне бик бәхетле, тыныч Сафура апаның. Ул бүгенге көндә төп нигездә улы Зөфәр, килене Чулпан тәрбиясендә, 11 оныгы, 13 оныкчыгының яраткан дәү әнисе булып гомер кичерә. Сафура апаның урыны түрдә, кадер-хөрмәттә, тәрбияле. Йортлары гөрләп тула, хуҗалыклары бик зур. Сафура апа 93 яшь булуына карамастан үз аякларында йөри, күзлексез газета-журналлар укый, өздереп җырлап та җибәрә, хәтере дә искиткеч яхшы.