Корсабашская сельская библиотека - филиал № 14

21.06.2021

 21 июнь көннәрендә Курсабаш авыл китапханәсе, Курсабаш авыл җирлеге башлыгы, Курсабаш авыл мәдәният йорты, Өчиле авыл клубы мөдире белән берлектә, һәм  «Читайка» төркеме балалары катнашында «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдык. Без Сөекле Ватаныбыз өчен тормышларын кызганмаган барлык каһарманнарыбыз алдында тирән ихтирам белән баш иеп, аларны бер минут тынлык белән искә алдык. Якташыбыз Советлар Союзы Герое , Зәки Хәбибуллиның һәйкәленә шәмнәр һәм чәчәкләр куйдык. Аннан соң балалар сугыш башлануы, беренче булып сугышны кабул иткән шәһәрләр, үз хезмәтләре һәм батырлыклары белән фронтка ярдәм иткән каһарманнар, совет солдатларының батырлыгы һәм үз - үзләрен корбан итү, гади совет гражданнарының батырлыгы һәм ныклыгы турында хикәяләр ишеттеләр.