Корсабашская сельская библиотека - филиал № 14

19,04,2021

Бу дөньяда бик аз яшәп, үзеннән соң зур мирас калдырган язучыларны искә төшергәндә, беренче чиратта, Габдулла Тукай күз алдына килә. Ул бары тик 27 ел гына яшәп кала. Шушы вакыт эчендә бик күп матур шигырьләр, әкиятләр яза, үзеннән соң бик бай мирас калдыра. Габдулла Тукай мирасын галимнәр бүгенге көндә дә өйрәнүләрен дәвам итәләр. Аның һәрбер шигыре, һәрбер әкияте үзенчәлекле, кызыклы, һәркайсында күпмедер дәрәҗәдә сер яшеренгән. Габдулла Тукайның тууына 135 ел булу уңаеннан, Курсабаш авыл китапханәчесе, Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре, Өчиле авыл клубы мөдире белән берлектә , 19 апрель көнне “Тукай –безнең күңелләрдә” дип аталган чара үткәрделәр. Әлеге чара Курсабаш интернат мәктәбенең мөмкинлекләре  чикләнгән балалар өчен оештырылды. Иң элек укучыларны бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Чарабызны дәвам итеп “Бала белән күбәләк” һәм “Су анасы” әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтелде. Китапханәдә китап күргәмэсе оештырылды.