Килдебякская сельская библиотека - филиал № 13

Сабантуй “Әдәби марафон”

11 нче август көнне, Апас районында Әдәби Сабантуе үтте. Әлеге чарада Татнетны үстерү фонды үткәргән марафоннарда катнашучылар, язучылар, журналистлар, укучылар, укытучылар һәм әдәбият сөючеләр катнашты.

Тантаналы ачылышта Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады. Бәйрәмне дәвам итеп, Әдәби Сабантуйның әләме күтәрелде.

Чара Әдәби көрәш һәм милли уеннар белән дәвам итте.

Бөтендөнья китап укучыларын берләштергән Әдәби марафонда Саба районы быел да сынатмады. Әдәби марафонда инде уналтынчы тапкыр беренче урын безнеке! Китап сөючеләребез зур горурлык белән районыбызга кубок һәм "Иң күп татарча китап укучы район" исемен алып кайттылар!