Килдебякская сельская библиотека - филиал № 13

Конкурс “Солдат альбомы”

Ватан  алдындагы бурычын үтәгән, кыюлык күрсәткән ир-егетләребез хакында истәлекләрне яңарту максатыннан оештырылган  “Солдат альбомы” конкурсы нәтиҗәле буенча Килдебәк авыл китапханәсеннән  Шакирова Иделия бабасы турында язмасы белән  2 урынга лаек булды.  Бу бәйге солдат  альмобындагы фотоларны барларга, бабаларыбыз, әтиләребез, ир туганнарыбызның хәрби хезмәттәге истәлекләрен яңартырга ярдәм итте.

  Җиңүчеләр Бөтендөнья татар конгрессы сайтында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынды.

  Бу язмалар “Солдат альбомы” бәйгесендә җиңү өчен генә эшләнмәде бит. Ә Ватанны саклаучылар көне алдыннан, нәкъ менә хәрби хезмәттә булган, ир-егет булып чыныккан көчле затларыбызны -бабаларыбыз,  әтиләребез, абый-энеләребез, туганнарыбызны, авылдашларыбызны хөрмәтләү дә.